Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә татар биюләре буенча ябык мастер-класс узды
Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә «Илдан» ансамбле «Мәдәниятләр калейдоскобы» фестиваленә әзерлек кысаларында Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең татар якташлыгы студентлары өчен татар биюләре буенча ябык мастер-класс үткәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мастер-класста катнашучылар татар биюенең нигезен тәшкил иткән хәрәкәтләрне үзләштерде. Күпләр, яңа элементларны тиз арада отып алып, үз талантларын күрсәтте. Шулай ук мавыктыргыч экскурсия дә оештырылды, анда кызлар ансамбльнең кулдан тегелгән костюмнары белән танышты.
Чарада катнашучылар игътибар күрсәткәне һәм татар биюе нигезләренә өйрәткәне өчен ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Надия Яһудинага рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз