Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә «Идел» ансамбленең 10 еллыгын бәйрәм иттеләр
Мәскәүдә Татар мәдәни үзәгенең Зур залында «Идел» вокаль-хор ансамбле концерты узды. Биредә ансамбльнең иҗади эшчәнлеге башлануга 10 ел тулуны билгеләп үттеләр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу елларда «Идел» «CHORUS INSIDE-2018» халыкара хор конгрессы, «Хоровая Москва» бөтенроссия конкурсы дипломанты, «Мәскәү – дөнья шәһәре» фестивале лауреаты булды. Мәскәү татарлары автономиясе шул турыда яза.
Ансамбль – Мәскәү Сабантуйларында һәм Мәскәү татарлары автономиясенең башка чараларында даими катнашучы.
Ансамбльгә нигез салучы Наил Гарифҗанов һәм төркемнең сәнгать җитәкчесен Сания Шакированы Автономия һәм Татар мәдәни үзәге җитәкчелеге исеменнән Россиянең атказанган артисты, үзәкнең сәнгать җитәкчесе Илдар Шиһапов котлады.
Бәйрәм кичендә ансамбль үзенең киң репертуарындагы танылган җырларын башкарды. Концерт барышында коллегалары – Татар мәдәни үзәге артистлары ансамбльне котлады һәм уңышлы иҗади эшчәнлекләрен дәвам итүләрен теләде. Концерт җылы гаилә атмосферасында узды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз