Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Гаяз Исхакый әсәре турында сөйләштеләр
Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Китап клубының чираттагы җыелышы узды. Бу юлы катнашучылар Гаяз Исхакыйның «Татар кызы» повесте турында фикер алышты. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе хәбәр итә.
Алар повестеның сюжеты, повесть язылган вакыттагы тарихи контекст турында сөйләште.
Бу аларга автор яктырткан проблеманы тулысынча күрергә булышты. Җаһидәнең тормышы, аның кияүгә чыгуы, чит-ят төбәккә күчеп китүе, татарларның тормышы, аларның кичерешләре, фикерләү рәвешен тасвирлау аның күзаллавы аша бирелә. Бу мәгълүматлар татар халкы язмышы турында уйланырга мәҗбүр итә һәм аның киләчәге өчен борчылган беркемне дә битараф калдыра алмый, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз