news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә дипломат һәм галим Йолдыз Хәлиуллин турында сөйләделәр

Мәсәкүнең Татар мәдәни үзәгендә татар шагыйре һәм язучысы Ленар Шәехнең «Галим-дипломат Йолдыз Хәлиуллин» китабын тәкъдим ителде. Татар телен укыту сыйныфында татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, Татар мәдәни үзәге артистлары җыелды. Алар Шәехнең галим, дипломат, җәмәгать эшлеклесе Йолдыз Хәлиуллин, аның төрле илләрдәге эшләре һәм фәнни эшчәнлек турындагы хикәясен кызыксынып тыңлады.

Язучы шулай ук үзенең иҗади эшчәнлеге турында да сөйләде. Чарада педагогика фәннәре кандидаты, Көнчыгышны өйрәнү институтының өлкән фәнни хезмәткәре Ирина Серенко, физика-математика фәннәре кандидаты, физик-теоретик Илдус Нургалиев чыгыш ясады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Концертта Ленар Шәехнең шигырьләрен укыдылар һәм популяр татар җырларын башкардылар. Анда Казан кунагы Миләүшә Нотфуллина да катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot