news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Әлфия Авзалованы искә алу кичәсе узды

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Әлфия Авзалованы искә алу кичәсе узды
Фото: Мәскәү татарлары автономиясе, https://avtonomiya.tatar

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә татар җырчысы Әлфия Авзалованы искә алу кичәсе узды. Бу хакта Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичәне татар хатын-кызларының «Ак калфак» төбәк иҗтимагый оешмасы татар мәдәнияте үсешенә сизелерлек өлеш керткән мәшһүр һәм танылган мәдәният эшлеклеләренә багышланган «Легендалар» проекты кысаларында оештырды.

Алып баручы журналист Гүзәл Хөснетдинова легендар җырчының тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наилә Фатехова, Россиянең атказанган артисты, Татар мәдәни үзәгенең сәнгать җитәкчесе Илдар Шиһапов аның хакында истәлекләре белән уртаклашты.

Чыгыш ясаучылар Әлфия Авзалованың талантлы җырчы булуын гына түгел, гүзәл кешелек сыйфатларын да билгеләп үтте. Биредә Әлфия Авзалова башкарган җырларны җырладылар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100