news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге каршында татар теле курслары ачылды

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге каршында татар теле курслары яңа сезонда үз эшен башлап җибәрде. Бу хакта Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа төркемнәр белән беренче дәресләр татар теле кабинетында узды. Дәресләр онлайн һәм офлайн форматларда үткәрелә. Татар теле курсларын укытучы Альбина Вәлиева алып бара. Дәресләрдән тыш, студентлар өчен татар телендә чаралар да оештырыла.

Үткән җомгада беренче татар шигърияте кичәсе узды, анда укучылар төрле татар шагыйрьләренең иҗатларын ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot