news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүнең «Шатлык» ансамбле Сара Садыйкова исемендәге конкурста беренче урынны яулады

Мәскәү Татар мәдәни үзәгенең «Шатлык» фольклор ансамбле Сара Садыйкова исемендәге «Калфаклы сандугач-2023» XII төбәкара ачык татар җыры һәм камера-инструменталь музыка фестиваль- конкурсында катнашты. Бу хакта Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы сайтында хәбәр ителә.

Конкурста «Шатлык» ансамбле 1 урынны яулады һәм аңа махсус кубок һәм Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты тапшырылды. Ансамбль солисты Камилә Хәйерова солистлар конкурсында лауреат булды, диелгән хәбәрдә.

Жюрида Татарстан Композиторлар берлеге рәисе, Сара Садыйкова исемендәге «Калфаклы сандугач» фестиваль- конкурсының мактаулы рәисе Рәшид Кәлимуллин, халык шагыйре, Россия Дәүләт премиясе һәм Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис, профессор, Н.Г Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы мөдире, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге республика Дәүләт премиясе лауреаты Зилә Сөнгатуллина һәм башкалар бар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100