news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдәге Муса Җәлил исемендәге мәктәп 25 еллыгын бәйрәм итә

Бүген Мәскәүнең Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәбе 25 еллыгын бәйрәм итә. Бу хакта мәктәпнең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Мәктәптә 32 милләт баласы белем ала, дүрт музей («Дөнья мәдәнияте галереясе», «Разведка легендалары», «Татар халкының мәдәнияте һәм көнкүреше музее», «Мәктәп тарихы») эшли, татар телендә дәресләр үткәрелә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, 2011 елда мәктәптә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Уку йортында «Җәлилчеләр» Балалар иҗтимагый берләшмәсе эшләп килә, мәктәп «Яңарыш һәм Өмет» фондының «Ватан даны хакына» иҗтимагый медаленә лаек булган, биредә ел саен билбау көрәше буенча турнир үткәрелә.

2015 елда Муса Җәлил исемендәге мәктәптә «Каюм Насыйри институтының белем бирү-мәдәни үзәге» ачылды. Уку йорты җитәкчелек һәм педагоглар коллективының тырыш хезмәте нәтиҗәсендә гамәлгә ашырылган казанышлар, кызыклы фактларны үз эченә алган бай тарихка ия.

Мәктәпнең юбилеена багышлап «Көчле кешеләр» фильмын төшергәннәр. Ул мәктәпнең тарихына һәм бүгенгесенә багышлана.

Бүген мәктәптә бәйрәм чаралары каралган, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100