news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүнең «Мирас» татар ансамбле 10 еллыгын бәйрәм итә

Мәскәүнең «Мирас» татар ансамбле 10 еллыгын бәйрәм итә
Фото: https://t.me/PolpredstvoRT

Мәскәү шәһәренең «Мирас» татар җыр ансамбле 10 еллык юбилеен билгеләп узды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте телеграм-каналында хәбәр итә.

Вәкиллек исеменнән коллективны иҗтимагый элемтәләр секторы мөдире Наилә Акмаева котлады. Ул коллективның Сабан туе һәм Нәүрүз кебек зур чараларда гына түгел, күп кенә концертлар, фестивальләр, бәйгеләрдә дә катнашуын, башка милләт вәкилләрен татар халкының мәдәнияте белән таныштыруын билгеләп үтте.

Наилә Акмаева шулай ук Рәхмәт хатын укыды һәм коллективка ТР вице-премьеры – Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.

Юбилей концерты Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә узды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100