Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүнең көньяк-көнбатышында торак йорт шартлаганда өч кеше һәлак булган
Мәскәүдә Генерал Тюленев урамындагы торак йортта шартлау нәтиҗәсендә ким дигәндә өч кеше һәлак булган. Бу хакта ТАСС оператив хезмәтләргә сылтама белән яза.
«Мәскәүдә торак йорттагы шартлау нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булды. Барлык үлүчеләр шартлау булган күрше фатирда яшәгән», - дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.
Шартлау Мәскәүнең көньяк-көнбатышындагы 39нчы торак йортта була. Шартлауның эпиүзәге тугызынчы каттагы фатирда, ул түбә өлеше кебек үк, җимерелгән.
Янгын сигезенче һәм тугызынчы катларда ике фатирда чыккан. Бу катлар арасында түшәмә ишелә, тышкы диварлар юк. Күршеләр баланы янган фатирдан коткарган, ул бу фатирда яшәүчеләрдән исән калган бердәнбер кеше булып чыккан.
Йортта яшәүчеләрнең бер өлешен эвакуацияләгәннәр һәм ерак түгел вакытлыча урнаштыру пунктына озатканнар.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз