Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүнең Коммунарка районында «Дуслык һәм Бердәмлек Сабан туе» булды
Мәскәүнең Коммунарка районында, булачак Динара рухи мәдәни-агарту үзәге территориясендә «Дуслык һәм Бердәмлек Сабан туе» узды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР вице-премьеры - Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин бәйрәмне оештыручыларга һәм катнашучыларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын укыды.
Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә үзенең видеосәламен юллады.
Сабан туе территориясендә аутентик башкорт һәм татар авыллары корып куелган иде. Татарстан Республикасын Минзәлә районы тәкъдим итте.
Бәйрәмне Әлбир Крганов җитәкчелегендәге Россия мөселманнары Дини җыены, Мәскәү Хөкүмәте, Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды оештырды.
Динара рухи мәдәни-агарту үзәге дүрт дини комплексны (православие, ислам, яһүд һәм будда) берләштерәчәк. Комплексның ислам өлешендә борынгы Болгар һәм татар милли орнаментларын кулланып төзелгән мәчет, мәгариф һәм фән үзәге барлыкка киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз