news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүнең Казан вокзалын бизәү өчен әзерләнгән ХХ гасыр башындагы эскизлар табылган

Мәскәүнең Казан вокзалын бизәү өчен әзерләнгән ХХ гасыр башындагы эскизлар табылган
https://culture.gov.ru/ РФ Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге

Мәскәүнең Бахрушин исемендәге театр музеенда князь Щербатовның ХХ гасыр башында Мәскәүнең Казан вокзалын бизәү өчен ясалган эскизлары табылган. Әлеге эскизлар моңарчы югалган дип санала иде.

«Музей коллекцияләрен комплекслы чагыштырганда һәм РФ Мәдәният министрлыгының Дәүләт каталогына белешмәләр бирү өчен әсәрләрнең яңа блогын әзерләгәндә уникаль табылдыклар ачыкланды. Күренекле коллекционер, меценат һәм рәссам князь Сергей Щербатовның биш эскизы музей коллекциясендә «Исемсез рәссам» тамгасы белән атрибуциясез сакланган», дип хәбәр ителә музейның рәсми сайтында.

Бахрушин музееның генераль директоры Кристина Трубинова әйтүенчә, фонд белгечләре декоратив эскизларның 1920 елларда, музейны ачкан Алексей Бахрушин исән чагында ук саклауга куелуын билгеләгән. Бу хактагы язулар иске инвентарь кенәгәләрендә сакланган.

Тикшеренүләр аша эскизларның авторы князь Сергей Щербатов булуы билгеләнгән. Аның революциягә кадәр Казан вокзалы интерьерын бизәү буенча заказ алганлыгы билгеле. Аның белән бергә вокзалны бизәү эшендә рәссамнар – А.Н. Бенуа, Н.К. Рерих, Б.М. Кустодиев, Е.Е. Лансере, З.Е. Серебрякова катнашкан.

Щербатовка беренче класслы көтү залын бизәү эше тапшырылган булган. Рәссам биш декоратив эскиз ясаган. Бахрушин музеена макетның картонга темпера белән эшләнгән өч өлеше эләккән. Болар «Шәһәр», «Промысел» паннолары эскизлары, түшәмне бизәкләү проекты, шулай ук, ян як диварлар өчен ике сюжетсыз композиция дә бар.

Рәссамның проекты расланса да, Октябрь революциясеннән соң Казан воказалын бизәү концепциясе үзгәргәнлектән ул тормышка ашырылмыйча калган.

  • Бахрушин исемендәге Театр музее – Мәскәүнең театр музее 1894 елда меценат, рус сәүдәгәре Алексей Бахрушин нигезләгән музей. Музей Бахрушинның утар йортында урнашкан.
  • Казан вокзалының хәзерге бинасы 1913 елда салына башлый һәм 1940 елда гына тулысынча тапышырыла. 1987-1997 елларда реконструкцияләнә.
  • Рәссам һәм меценат Сергей Щербатов 1919 елда Россиядән эмиграциягә китә. Башта Канны, аннары Нью-Йоркта яши. Соңрак Римга күчеп соңгы елларын шунда уздыра.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100