news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүнең иң борынгы мөселман гыйбадәтханәсендә төзекләндерү эшләре башлана

Мәскәүнең иң борынгы мөселман гыйбадәтханәсендә төзекләндерү эшләре башлана. Бу хакта Тарихи мәчетнең имам-хатыйбы Рамил Садыйков белән сөйләшүдән билгеле булды, дип хәбәр ителә Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе телеграм-каналында.

Ул 200 еллык гыйбадәтханәдә төзекләндерү эшләре шушы айларда башланачагы турында сөйләде. Мәгълүм булганча, 2020 елда Россия Президенты Владимир Путинның Россия Федерациясе Хөкүмәтенә Мәскәү хөкүмәте белән берлектә Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсенә мөселман мәчете һәм мәдрәсәсе биналары комплексының тарихи йөзен торгызуда ярдәм күрсәтергә дигән боерыгы булды.

Бу эш гыйбадәтханәнең 200 еллыгы һәм Россиядәге Исламның 1100 еллыгы уңаеннан тәгаенләнде. Рамил Садыйков хәбәр иткәнчә, төзекләндерү эшләре 2 елга сузылыр дип көтелә. Әмма бу вакытта Тарихи мәчеттә намазлар туктатылмаячак, мәчет җирендә чатыр кору ниятләнелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100