Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүнең Гайдар исемендәге китапханәсендә Татарстан көненә багышланган бәйрәм булды
Мәскәүнең Гайдар исемендәге китапханәсендә мәктәп укучылары өчен Татарстан көненә багышланган якты һәм эчкерсез бәйрәм булды. Бу хакта Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чараны талантлы алып баручы Ильмира Галимова үткәрде. Балалар Татарстан тарихы һәм мәдәнияте белән танышты: гореф-гадәтләр, милли киемнәр, ашамлыклар, йолалар һәм тумышы белән республикадан булган танылган кешеләр турында белде.
Татар мәдәнияте үзәгеннән Розалия Хәнәфиева бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде.
Мәктәп укучылары Татарстан турында мультфильм карады, татар биюе буенча мастер-классларда катнашты һәм Сабан туеның милли уеннарында катнашты.
Татарстан Республикасы Тулы вәкаләтле вәкиллеге исеменнән чыгыш ясаган Сөмбел Таишева милли мирасны саклау һәм хөрмәт итүнең әһәмиятен искәртте.
Бәйрәм программасын «Хәзинә» ансамбле, шулай ук солистлар Әлфия Тяпсеева, Фәйрүзә Кәримуллина, Хәмисә Хөсәенованың музыкаль чыгышлары бизәде.
Бәйрәм Татарстан гимнын - «Туган тел»не башкару һәм традицион чәкчәктән авыз итү белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз