news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүнең «Диләфрүз» татар халык театры «Асылъяр» музыкаль спектаклен тәкъдим итте

Мәскәүнең «Диләфрүз» татар халык театры классик һәм заманча пьесалар куя. Бу юлы Татар мәдәни үзәгендә «Асылъяр» музыкаль спектакле тәкъдим ителде.

Анда артистлар - Диләфрүз Дежурованың дуслары һәм Татар мәдәни үзәге иҗат коллективлары катнашты. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе хәбәр итә.

Музыкаль номерлар төрле сюжетларга импровизацияләр белән алмашынып торды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot