news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүнең Басман суды «Крокус»та теракт эше буенча тагын бер фигурантны кулга алган

Башкала суды Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»дагы теракт эше буенча тагын бер фигурантка кулга алу чарасын билгеләде. Бу хакта Мәскәүнең гомуми юрисдикциясе судларының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«26 тәүлеккә сак астына алу рәвешендә чик кую чарасы сайланды, 2024 елның 22 маена кадәр», - дип игълан иттеләр судта.

Тикшерү версиясе буенча, Корбанов теракт әзерләү өчен акча биргән, шул исәптән оештырылган төркемдә катнашучыларны телекоммуникация элемтәсе чаралары белән тәэмин иткән.

Искәртик, Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендәге «Крокус сити холл»га 22 март кичендә концерт алдыннан һөҗүм иттеләр. Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматлары буенча, теракт нәтиҗәсендә 145 кеше һәлак булды, шул исәптән балалар да. 550 кеше яраланды.

23 мартта иртән Брянск өлкәсендә 4 башкаручыны тоткарладылар. Алар - Далерджон Мирзоев, Саидакрами Рачабализода, Шамсидин Фаридуни һәм Мухаммадсобир Файзов. Мәскәү Басман суды дүшәмбе төнендә аларны 22 майга кадәр кулга алды. Бу эш буенча 12 кеше тоткарланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100