news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә Мәүлид бәйрәменә багышланган дини чара була

Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә Мәүлид бәйрәменә багышланган дини чара була
Россия Мөфтиләр шурасы

Бүген Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә Мәүлид бәйрәменә багышланган дини чара була. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Программада Коръән уку, Мөхәммәд пәйгамбәр турында вәгазь, татар, төрек, гарәп телләрендә «Салават» догасын уку, нәшидләр яңгыраячак, күмәкләшеп дога уку каралган.

Кичәнең модераторы Җәмигъ мәчете имамы Шамил хәзрәт Арсланов була.

26-27 сентябрьдә Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендәге Ислам музеенда Мөхәммәд пәйгамбәрнең чәч һәм сакал бөртеге тәкъдим ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot