Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүгә Татарстаннан дөньядагы иң зур самавырны алып килделәр
«Россия» Халыкара форум-күргәзмәсенә Татарстаннан дөньядагы иң зур самывырны алып килделәр. «Татар-информ» журналисты Казан вәкилләре ясап биргән хуш исле чәй белән сыйланды.
Рекордсмен янында аның турында мәгълүмат язылган стендны күрергә була. Самавыр Тулада «Царь-самовар» сәүдә маркасы белән булдырылган. Аның биеклеге 2 метр 30 см, рекорд 2020 елның августында теркәлгән.
Искәртик, бүген Мәскәүдә форумда Татарстан көне уза, республика биш мәйданчыкта тәкъдим ителгән. Экспозиция республиканың сәнәгать, авыл хуҗалыгы, икътисад, медицина, мәдәният һәм туризм өлкәсендәге әһәмиятле казанышлары турында сөйли.
Кунакларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, шулай ук РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы җитәкчесе Ирек Фәйзуллин һәм Спорт министрлыгы җитәкчесе Олег Матыцин сәламләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз