news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүгә очучы самолет, пассажирның хәле начарлану сәбәпле, Казанга төшәргә мәҗбүр булган

Бүген Санья — Мәскәү маршруты буенча очучы самолет Казан аэропортына ашыгыч рәвештә төшеп утырды.

Казан аэропортының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, һава лайнерының планнан тыш тукталыш ясавына пассажирларның берсе үзен начар хис итүе сәбәпче булган.

«Самолет Казан аэропортына иртәнге сәгать 11.05тә мәҗбүри төшеп утырды. Кабул итү гадәти режимда үтте. Пассажир хастаханәгә озатылды. Ягулык тутырганнан соң, очкыч 12.55тә билгеләнгән юнәлеше буенча очышын дәвам итте», — дип белдерделәр аэропортның матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot