Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүгә икенче Бөтенроссия туй фестиваленә Тукай районыннан яшь пар бара
Мәскәүгә икенче Бөтенроссия туй фестиваленә, Татарстан вәкилләре буларак, Тукай районында яшәүче яшьләр барачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Гаилә атналыгы»на багышланган матбугат конференциясендә ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы, Татарстанда «Нык гаилә» проектының төбәк координаторы Эльвира Әхмәтова әйтте.
Фестиваль 8-13 июль көннәрендә үтәчәк. Яшьләр – Алмаз Ситдиков һәм Алия Гафиятуллина татар милли киемнәрендә никахларын рәсмиләштерәчәк. Эльвира Әхмәтова әйтүенчә, хәзерге вакытта аларга милли туй костюмнары тегелә. Алмаз – күп балалы гаиләдән, тракторист булып эшли, Алия – булачак табиб.
- Узган елда фестивальгә Татарстаннан Саба районы яшьләре барган иде. Алар хакында «Интертат»та язма чыккан иде.
Мәскәүдә, шулай ук, «Күп балалы Россия» форумы узачак. Эльвира Әхмәтова анда республикадан Яшен Үзән вәкилләре – биш балалы Нуруллиннар гаиләсе барачагын әйтте. Гаиләнең иң олы баласына – 9 яшь, кечкенәсенә – 2 ай.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз