Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүгә БПЛА һөҗүм итү сәбәпле, Казан аэропортында рейслар тоткарлана
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Мәскәүгә Украина пилотсыз очкычлары күпләп һөҗүм итү сәбәпле, Казан аэропортында берничә рейс тоткарлана.
Казан аэропортының таблосыннан күренгәнчә, башкалага очып китәргә тиешле 10 самолет тоткарланган, рейсларның берсе гамәлдән чыгарылган. Казанга очып килергә тиешле ике самолет тоткарланган, бер рейс шулай ук гамәлдән чыгарылган. Барлык актуаль мәгълүматны Казан аэропортының төркемендә белергә була.
Төнлә башкаланың барлык аэропортлары самолетлар кабул итү һәм җибәрү өчен ябык иде. Бары тик 07:15 сәгатьтә генә Росавиация чикләүләрне гамәлдән чыгару турында хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз