news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдән Рөстәм Ямалиев җанисәп нәтиҗәләре турында: Хәзер сыйфат турында уйларга кирәк

Мәскәүдән Рөстәм Ямалиев җанисәп нәтиҗәләре турында: Хәзер сыйфат турында уйларга кирәк
Солтан Исхаков

Мәскәү татарлары «Штабы» лидеры, Татар һәм милли халыклар конгрессы президенты Рөстәм Ямалиев фикеренчә, татарлар сан ягыннан кимегән вакытта сыйфат турында уйларга кирәк. Бу фикерен ул «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

«Татарларның 600 меңгә кимүе безнең өчен көтелмәгән сан булды. Без җанисәп вакытында да, алдан да бик тырыштык. Авылларда булдык, яшьләр белән сөйләштек, газеталар, фильмнар, китап чыгардык. Кәеф төшсә дә, рух сынмый. Хәзер сыйфат турында уйланырга кирәк. Ун ел элек татарлар нинди булган? Без хәзер нинди? Хәзер бөтен өмет сыйфатка. Бу бездән – иҗтимагый эштә булучылардан тора. Аңлату эшләрен алып барырга кирәк», – ди Рөстәм Ямалиев.

Аның сүзләренчә «Штаб»та җанисәп нәтиҗәләренә багышланган җыелыш булачак. «Һәр санга игътибар бирәчәкбез», – ди ул.

Рөстәм Ямалиев быел мәктәпләр белән ныклап эшләү максатын куя.

«Былтыр 40 мәктәптә булдык. Татар гимназияләрен «Адымнар» кебек полилингваль ясыйсы иде, ә рус мәктәпләрендә татар сыйныфын ачарга кирәк», - дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Җәмәгать эшлеклесе фикеренчә, якташлар җәмгыятьләре оештыру да, яшьләрне җәлеп итәргә булыша.

«Без 14 якташлык булдырдык, тагын да оештырачакбыз. Аларны без яшьләр өчен эшлибез. Якташлыклар аша 1,5 мең яшь кеше килде», - дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100