news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдән килүчеләргә Казанда Яңа ел каршылау ничә сумга төшәчәген әйттеләр

Мәскәүдән килүчеләргә Казанда Яңа ел каршылау ничә сумга төшәчәген әйттеләр
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Мәскәүдән килүчеләр өчен Яңа елны Казанда каршылау 55-60 мең сумга төшәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га Туроператорлар ассоциациясенең эчке туризм буенча вице-президенты Сергей Ромашкин хәбәр итте.

Эксперт туристлар 30 декабрьдә ТР башкаласына юл тоткан һәм 2 гыйнварда Мәскәүгә кире кайтып киткән очракта өч көнлек турның бәясен исәпләгән.

«Казанда өч көн ял итү экскурсия программасы белән бергә якынча 30 мең сум торачак. Әгәр туристлар, мәсәлән, Мәскәүдән Татарстан башкаласына поездда купеда барса, алар юлга тагын 15 мең сум акча тотачак. Самолетта очсалар, билетлар өчен 20 мең сумга якын акча сарыф итәчәкләр. Шулай ук Яңа ел программасына, банкетларга, рестораннарга тагын 8-10 мең сум акча әзерләргә кирәк», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанда кунакханәләр 100 процентка тулы булачак. Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстан башкаласында 12 мең номер бар, анда 16-18 мең кеше урнаша ала. Моннан тыш, тәүлекләп арендага бирелә торган фатирлар бар. Алар шәһәрдә якынча 13,5 мең.

news_right_1
news_right_2
news_bot