Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдән килгән журналист: Казанда кешеләргә, кунакчыллыкка карата соклану хисе туды
Мәскәү журналисты Константин Кобаидзе БРИКС саммиты кысаларында «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Казан һәм татар халкы, ашлары турында фикерләре белән уртаклашты.
«Казанга икенче тапкыр килдем. Милли ашларны бик ошаттым, кешеләргә, кунакчыллыкка карата соклану хисе туды. Мондый җылы мохитне кешеләр үзләре тудыра. Саммит яки зур очрашулар вакытында шәһәрдә мондый мохит саклана бирә. Татар халкы кунакны җылы итеп, яхшы каршы ала һәм вакытны шулай ук яхшы үткәрә белә», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ул Казанга эштән тыш җәен турист буларак та килергә ниятләвен әйтте.
«Кәефем күтәренке. Чөнки минем җәен бер килгәнем булды. Киләчәктә бу матур шәһәрне тагын бер тапкыр күрермен дип өметләнәм. Милли ашлардан, өчпочмакны авыз итеп карадым. «Түбәтәй» ресторанында булдым. Камыр ризыклары искитмәле тәмле. Татар ризыкларын ашап караганыгыз булмаса, киңәш итәм! Бу – онытылмаслык хисләр», – диде журналист.
-
БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә узды. БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз