Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдән Казанга кадәр М12 трассасы буенча хәрәкәтне 2023 ел ахырында ачу планлаштырыла
Мәскәү - Түбән Новгород - Казан М12 тиз йөрешле трассасы буенча хәрәкәтне 2023 ел ахырында ачу планлаштырыла. Бу хакта РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Ока елгасы аша яңа вантлы күпер төзелешенең су өсте өлешен тоташтыру тантанасында хәбәр итте.
«Быел тиз йөрешле трассаның 703 километр озынлыктагы калган участоклары буенча транспорт хәрәкәтен вакытыннан алда эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Шулай итеп, ел ахырында ук Мәскәүдән Казанга кадәр хәрәкәт ачылыр дип өметләнәбез», – диде вице-премьер.
2022 елда, билгеләнгән вакыттан ике елга иртәрәк, гомуми озынлыгы 107 километр булган М12 участоклары файдалануга тапшырылды, дип өстәде Хөснуллин.
Россиянең иң масштаблы юл проектын - 810 километр озынлыгындагы «Көнчыгыш» М12 трассасын төзү турындагы карар РФ Хөкүмәте тарафыннан 2020 елда кабул ителгән иде.
Автомагистраль төзелеше Европа - Көнбатыш Кытай халыкара транспорт маршрутын үстерү кысаларында алып барыла. Татарстанда автомобиль юлы Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Лаеш һәм Питрәч районнары аша узачак. Республикада трассаның озынлыгы 142 км тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз