news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдәге татар активисты: Татарча белгән ата-ана баласы белән русча сөйләшергә тырыша

«Мәскәүдә татар музее, театры, радио-телевидениесе булырга тиеш», - диде Афиятулла Кучушев.

«Татарские новости» газетасының беренче баш мөхәррире, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Афиятулла Кучушев Мәскәүдә яшәүче ата-аналарның туган телгә әһәмият бирмәвен сөйләде.

«Туган телләрен белүчеләр дә балалары белән рус телендә сөйләшергә тырыша. Милләтләр арасында йотылып калмас өчен, татарларга нәрсә кирәк соң? Мәскәүдә татар мәктәпләре, курслары, музее, театры, радио-телевидениесе булырга тиеш. Илебездә мәчетләрнең торгызылуына сөенеп туя алмыйбыз. Мәчет әһелләре дә милләт проблемаларына битараф калмаса иде», - дигән теләген әйтте ул Мәскәү татарлар штабында.

Аның фикеренчә, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә гаиләнең роле зур. «Егет-кызлар милләтнең игелеге өчен каһарманлык хисе белән яшәргә тиеш. Дөресен әйтик, Сабантуйлар хәзер бию һәм такмак, көрәш, табышлы сату демонстрациясенә әйләнде. Сабантуйда аксакал, герой исемен йөрткән, милләтнең авторитетлы кешеләре яшьләргә мөрәҗәгать итеп чыгыш ясаганы бармы? Мин андый очракларны белмим», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100