news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдәге Тарихи мәчеттә төзекләндерелгәннән соң беренче җомга намазы укылачак

19 декабрьдә Мәскәүдәге Тарихи мәчеттә төзекләндерелгәннән соң беренче җомга намазы укылачак. Аны мөфти Гайнетдин үзе үткәрә. Бу хакта

«Тарихи мәчет» Россия башкаласында сакланып калынган иң борынгы мөселман гыйбадәтханәсе. Ул Татар бистәсендә 1823 елда нигезләнгән. Җир участогын мәхәлләгә Мәскәүнең I гильдия сәүдәгәре бохаралы Назарбай Хошалов бүләк иткән булган.

2020 елның 4 ноябрендә Халыклар бердәмлеге көнендә Россия Президенты Владимир Путин белән онлайн очрашу барышында мөфти Гайнетдин Тарихи мәчетнең 200 еллыгы уңаеннан, аны төзекләндерү соравын күтәрде һәм ил Президентының хуплавын алды. Тарихи мәчетне төзекләндерү РФ мәдәният министрлыгы казнасыннан финансланды. Эш 2024 елның декабрь аенда башланды һәм 1 ел эчендә борынгы татар бистәсендә урнашкан Аллаһ йортына тарихи йөзе кайтарылды. Мәсәлән, аның бар манаралары да беренчел проекты нигезендә күтәртелде.

Төзекләндерү барышында намаз туктатылмады, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot