Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдәге Тарихи мәчет төзекләндерүдән соң җомга намазы белән ачылды
Бүген Мәскәүдәге Тарихи мәчеттә төзекләндерелгәннән соң беренче җомга намазы укылды. Аны Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе шәех Равил Гайнетдин үткәрде. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Тарихи мәчет» Россия башкаласында сакланып калынган иң борынгы мөселман гыйбадәтханәсе. Аңа Татар бистәсендә 1823 елда нигез салына. Җир участогын мәхәлләгә Мәскәүнең I гильдия сәүдәгәре бохаралы Назарбай Хошалов бүләк иткән булган.
2020 елның 4 ноябрендә Халыклар бердәмлеге көнендә Россия Президенты Владимир Путин белән онлайн очрашу барышында мөфти Гайнетдин Тарихи мәчетнең 200 еллыгы уңаеннан, аны төзекләндерү соравын күтәрде һәм ил Президентының хуплавын алды. Тарихи мәчетне төзекләндерү РФ мәдәният министрлыгы казнасыннан финансланды. Эш 2024 елның декабрь аенда башланды һәм 1 ел эчендә борынгы татар бистәсендә урнашкан Аллаһ йортына тарихи йөзе кайтарылды. Мәсәлән, аның бар манаралары да беренчел проекты нигезендә күтәртелде.
Дин тотучыларга мөрәҗәгать итеп, мөфти Гайнетдин проектны хуплаган Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллинга, мәдәният министры Ольга Любимовага, Мәскәү мэры Сергей Собянинга һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка аерым рәхмәт белдерде.
Мөфти Равил Гайнетдин Тарихи мәчет җәмәгатенә баш имам-хатыйбны тәкъдим итте. Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе Корылтаеның 2024 елның 20 сентябрендәге карары нигезендә, баш имам-хатыйб вазыйфасын Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисенең беренче урынбасары, мөфти Дамир Мөхетдинов башкара. Беренче имам-хатыйб Рамил Садеков һәм башка штаттагы имамнар мәчеттә көндәлек хезмәтләрен үзгәрешсез дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз