Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдәге «Китап җыеннары» китап клубының чираттагы очрашуы узачак
18 июньдә Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә «Китап җыеннары» китап клубының чираттагы очрашуы узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу юлы татар әдәбиятын сөючеләр Мансур Гыйләҗевнең «Микулай» монопьесасы турында фикер алышачаклар. Бу — керәшеннәр (керәшен татарлары) авылының соңгы кешесе Микулай тормышыннан бер көн турындагы тарих.
Чара 19:00 сәгатьтә башлана (Татар мәдәнияте үзәге, 306 кабинет). Очрашуга кадәр пьесаны укырга һәм режиссер Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмын карарга киңәш ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз