news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдәге АКШ илчелеге Америка кешеләрен ашыгыч рәвештә Россиядән китәргә чакырды

Америка Кушма Штатларының Мәскәүдәге Илчелеге Америка гражданнарын, әлегә мөмкинлек булганда, ашыгыч рәвештә Россиядән китәргә өндәде. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

«АКШ гражданнарына Россиягә килергә кирәкми, ә Россиядә яшәүче яки сәяхәт итүче АКШ кешеләренә илдән ашыгыч рәвештә китәргә кирәк, әлегә коммерция сәфәрләре өчен чикләнгән мөмкинлекләр бар», – дип белдерделәр дипмиссиядә.

Илчелек белдергәнчә, Россия АКШ гражданнары өчен икеләтә гражданлыкны танудан баш тартыр, аларга илдән чыгуны тыяр һәм аларны хәрби хезмәткә чакырыр, дигән шик бар.

«Машинада яки автобуста бару өчен әлегә җир юллары ачык. Россиядән китәсегез килсә, сез моны мөстәкыйль рәвештә кайгыртырга тиеш», – дип билгеләп үттеләр илчелектә. Шулай ук Россия Федерациясеннән коммерцияле һава рейслары саны чикләнгән булуы да искәртелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100