Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә Зилә Мөбәрәкшинаны Халыкара журналистлар конкурсында бүләкләделәр
Россиянең Халыкара эшләр буенча шурасы (Российский совет по международным делам) 2025 елгы Халыкара яшь журналистлар конкурсының финал этабына узган катнашучыларны һәм бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләде. Финалистлар арасында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррир урынбасары, журналист Зилә Мөбәрәкшина да бар.
- Әлеге иҗади бәйгене Россиянең Халыкара эшләр буенча шурасы, Россия Журналистлар берлеге һәм «Международная жизнь» журналы оештыра. Проектка «Интерфакс» мәгълүмат агентлыгы, «Россия в глобальной политике» журналы һәм Горчаков исемендәге фонд ярдәм күрсәтә.
- Бәйгегә мәгълүмати яктан ТАСС агентлыгы, «Школьный пресс-центр» автономияле коммерцияле булмаган оешмасы һәм яшь каләм әһелләре өчен махсус ачылган «YOJO.ru» мәгълүмат проекты теләктәшлек белдерә.
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
Оештыручылар сүзләренчә, бу сезонда оештыру комитетына барлыгы 116 гариза килгән. Сайлап алу этабын уңышлы үтеп, бәйгедә турыдан-туры катнашу хокукын 66 иҗади эш яулаган. Быел халыкара темаларга язучы каләм әһелләре арасында аеруча ике юнәлеш зур популярлык казанган: «Халыкара проблемалар буенча иң яхшы аналитик мәкалә» һәм «Халыкара яшь журналистның халыкара проблематика буенча иң яхшы аналитик мәкаләсе».
Барлык гаризаларның зур өлеше (64 проценты) нәкъ менә шушы ике номинациягә туры килә. Бу исә халыкара сәясәтне тирәнтен өйрәнүче яшь белгечләр арасында көндәшлекнең бик югары булуын күрсәтә.
Россиянең Халыкара эшләр буенча шурасы президенты Дмитрий Тренин белән
Фото: Россиянең Халыкара эшләр буенча шурасы матбугат хезмәте
Конкурсның җиңүчеләрен һәм лауреатларын жюри әгъзалары, аларның вәкилләре һәм конкурс партнерлары вәкилләре бүләкләде. Алар арасында — Россиянең Халыкара эшләр буенча шурасы президенты Дмитрий Тренин, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Мәгълүмат һәм матбугат департаменты халыкара мәгълүмати проблемалар бүлеге җитәкчесе Федор Стржижовский, «Международная жизнь» журналының баш мөхәррире Армен Оганесян, Александр Горчаков исемендәге җәмәгать дипломатиясенә ярдәм фонды башкарма директоры урынбасары Сергей Орлов, һәм «Школьный пресс-центр» автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры Арслан Хасавов бар иде.
Конкурс җиңүчеләренә һәм финалистларына видеобәйләнеш аша Россия журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
Зилә Мөбәрәкшинаның 2024 елның октябрендә Казанда узган БРИКС саммиты вакыйгаларына багышланган язмасы оештыручыларның һәм бәяләмә бирүче белгечләрнең игътибарын җәлеп иткән.
Зилә Мөбәрәкшина бу конкурска үзенең «БРИКСта чәкчәк белән кунаклар каршылаган Урмай кызы Рәзилә: «Лукашенко көлдереп тә алды» дигән әңгәмәсен тәкъдим иткән иде.
«Күз алдына китерегез: Казан халыкара аэропортында саммитка килгән һәр югары дәрәҗәле кунакны, чит ил җитәкчеләрен һәм делегация башлыкларын татар халкының милли сые — чәкчәк, икмәк һәм тоз белән каршы алдылар. Төрле илләрнең лидерлары, дәүләт башлыклары безнең милли ризыгыбызга сокланды һәм аннан зур канәгатьлек белән авыз иттеләр. Бу вакыйга бөтен дөнья массакүләм мәгаълмат чараларының үзәгенә әйләнде, ә чәкчәк исә зур сәясәттә үзенә күрә бер дуслык символы ролен үтәде», - диде Зилә Мөбәрәкшина.
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
«Әнә шушы тарихи мизгелләрнең эчендә кайнаган, чит ил Президентларына татар чәкчәген тәкъдим иткән нәфис һәм кыю татар кызы — Чувашиянең Урмай авылыннан килгән Рәзилә Серенеева белән тирән, кызыклы һәм җанлы әңгәмә кордым. Ул үзенең хис-кичерешләре, дөньякүләм танылган сәясәтчеләрнең (аеруча Белоруссия Президенты Александр Лукашенконың) үзенчәлекле шаяртулары һәм дөнья саммитының без күрмәгән пәрдә арты серләре белән уртаклашты.
Бүгенге көндә әлеге әңгәмә милли колоритны гына түгел, халыкара дәрәҗәдәге мәдәни дипломатияне дә бик оста чагылдырган иҗат җимеше буларак югары бәяләнде. Татар телендә басылып, рус теленә тәрҗемә ителгән язманың мондый зур халыкара дәрәҗәдәге чираттагы җиңүе — республикабыз журналистикасы өчен зур горурлык», - диде конкурс җиңүчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз