news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә җырчы Ренат Ибраһимовны искә алдылар

Мәскәүдә җырчы Ренат Ибраһимовны искә алдылар
Фото: https://t.me/PolpredstvoRT

Бүген РСФСР һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимовның вафат булуына ике ел тулды. Аның гаиләсе, дуслары, хезмәттәшләре һәм тугрылыклы җанатарлары җырчының Мәскәүдәге Волков мөселман зиратындагы каберенә чәчәкләр салдылар. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә хәбәр иттеләр.

Чарада Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, «Барс Медиа» компанияләр төркеме директорлар советы җитәкчесе Камил Гәрәев, Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Владимир Кудашев, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.

«Ренат Исламович бик иртә вафат булды, аның зур планнары, шул исәптән иҗади планнары да бар иде. Ул бик игелекле һәм ярдәмчел булды, һәрвакыт Тулы вәкаләтле вәкиллек чараларында актив катнашты. Берничә тапкыр безнең белән Сириягә барды, анда Россия хәрбиләре алдында чыгыш ясады», — диде Әхмәтшин.

  • Ибраһимов 2022 елның 14 маенда вафат була. Артист каберенә һәйкәл аның дуслары тарафыннан куелган. Монумент узган елның 20 ноябрендә аның туган көнендә ачылды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100