news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә язучы Ринат Мөхәммәдиевнең яңа документаль китабын тәкъдим иттеләр

30 мартта Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәге китапханәсендә язучы, «Татарский мир» газетасы редакторы Ринат Мөхәммәдиевнең яңа китабын тәкъдим иттеләр. Җыентыкка ике әдәби-документаль роман («Ак кәгазь нидән саргая» һәм «Утлы таба өстендә») кергән. Аларның язылу тарихын белү һәм язучы белән аралашу өчен берничә дистә кеше килгән иде.

Тәкъдим итү кичәсендә Мәскәүнең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре: тел белгече, «Умарта» татар телен өйрәнү мәктәбенә нигез салучы һәм аның укытучысы Лилиана Сафина, тарихчы һәм журналист Марат Сәфәров, Башкортстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиле вазифаларын башкаручы Ришат Халиков, Татар академик фәнне үстерүгә ярдәм күрсәтү үзәге башлыгы Илдар Үтәмешев һ.б. катнашты.

«Ак кәгазь нидән саргая» романы беренче тапкыр 2019 елда «Казан утлары» журналында басылып чыга. «Утлы таба өстендә» әсәре исә автор тормышындагы реаль вакыйгаларны, аның иҗади шәхесләр һәм сәясәт эшлеклеләре белән танышуларын бәян итә. Роман укучылар арасында киң популярлык казана һәм рус телендә 12 тапкыр басылып чыга. Чит илләрдә дә нәшер ителә.

Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге вәкиле Наилә Акмаева язучыга бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан әзерләнгән истәлекле билге тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100