news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Яшьләр советы Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегендә җыелды

https://tatmsk.tatarstan.ru/

Мәскәүдә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге карамагында оештырылган Яшьләр советы очрашуы узды. Вәкиллек сайты шул турыда хәбәр итә.

Чараны Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин алып барды. Искәртеп узабыз, Мәскәүнең 21 югары уку йортында Татарстан студентлары якташлыклары оешты. Алар барысы да Яшьләр советы составына керә, аңа быел 10 ел булачак.

Эмиль Фәйзуллин яшьләргә актив иҗтимагый эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде, булачак зур чаралар турында сөйләде һәм җиңел сессия теләде.

Яшьләр үткән чаралар турында фикер алышты, алдагы чорга планнары белән уртаклашты. Очрашуда студентлар якташлыклары активистлары рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.

Чарада Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Дамир Фәттаховның урынбасарының ярдәмчесе Камилә Шәмсетдинова катнашты. Ул балаларга Россия яшьләре эшчәнлеге һәм проектлары, Яшьләр советының агентлык белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сөйләде.

Эмиль Фәйзуллин Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин исеменнән Артур Рәхмәтуллинга Рәхмәт кәгазе тапшырды. Артур биш ел Яшьләр советы белән уңышлы җитәкчелек итә, Мәскәүдә студентлар берләшмәсенә зур өлеш кертә.

Шулай ук Тулы вәкаләтле вәкил урынбасары аңа армия генералы Мәхмүт Гәрәевнең 100 еллыгына булдырылган истәлекле медаль тапшырды. Ул Яшьләр советы белән тыгыз элемтәдә булган.

Җыелышта совет әгъзалары яңа рәисне сайлады. Ул Айдар Гайнетдинов булды. Аның кандидатурасын Артур Рәхмәтуллин тәкъдим итте.

Айдар Мәскәү дәүләт төзелеш университетының 5 курс студенты, уникаль биналар һәм корылмалар төзү факультетында укый. Әлеге югары уку йортының татар якташлыгы рәисе.

Яшьләр советына 2021 елда кергән. Команда белән берлектә 10нан артык тапкыр яшьләр ифтары оештырган. 2020 елда «Хәрәкәт» яшьләр конкурсын оештыруда катнаша. 2022 елда Түбән Новгород өлкәсенең Карга авылында балалар һәм яшүсмерләр өчен җәйге ислам мәктәбен оештыра һәм җитәкчесе була. Соңгы өч «Чикләвек» интеллектуаль уеннын оештыруда катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100