Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә яшәүчеләргә җәмәгать урыннарында битлек кияргә киңәш ителде
Мәскәүдә яшәүчеләргә грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны арткан вакытта җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрергә киңәш ителә, шулай ук социаль дистанцияне сакларга, кулларны еш юарга һәм антисептиклар белән эшкәртергә тәкъдим ителә, диелә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең башкала буенча идарәсе сайтында. РИА Новости шул турыда яза.
«Грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны арткан чорда, авыруны кисәтү өчен, җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрергә, социаль дистанцияне сакларга, кулларны еш юарга һәм антисептик белән эшкәртергә, коллективта әйләнә-тирәдәгеләр өчен инфекция чыганагы саналган авыру кешеләрнең булуына юл куймаска киңәш ителә», – диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз