news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә яшь тәрҗемәчеләр форумында Россия халыклары телләре турында фикер алышачаклар

13-15 апрельдә Мәскәүдә I Халыкара яшь тәрҗемәчеләр форумы уза. Яшь белгечләр Россиядә яшәүче халыкларның төрле телләреннән русчага тәрҗемә итүнең гамәли аспектлары хакында фикер алыша. Бу хакта Россия Тәрҗемәчеләр берлеге хәбәр итә.

Чарага тәрҗемә белән һөнәр яки иҗат буларак кызыксынучы өлкән сыйныф укучыларын, студентларны, аспирантларны, шулай ук тәрҗемәче булып эшләүчеләрне яки киләчәктә тормышын шушы эшчәнлек белән бәйләргә теләгән кешеләрне чакыралар.

Форумда тәрҗемә этикасы, тәрҗемә өлкәсендә төрле илләр һәм халыклар арасындагы хезмәттәшлек нигезләре хакында фикер алышачаклар. Кунакларны лингвистлар – төрле илләрдән килгән ветераннар һәм гамәлдәге тәрҗемә осталары белән кызыклы очрашулар көтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100