news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә «Якты май, нурлы май – дошманны җиңгән ай!» дип исемләнгән бәйрәм концерты була

16 майда 14:00 сәгатьтә Мәскәүдә Җиңү көненә багышланган «Якты май, нурлы май – дошманны җиңгән ай!» дип исемләнгән бәйрәм чарасы була. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе хәбәр итә.

Концерт программасы:

  • «Лучики» театр студиясе башкаруында Роберт Рождественский шигырьләре буенча «Реквием» әдәби-музыкаль композициясе;
  • Татар мәдәни үзәге коллективлары һәм артистларыннан концерт номерлары;
  • Үлемсез полк йөреше.

Җиңү көне – илебез өчен бик мөһим дата. Бу – хәтердән җуеп та, сызып та ташлап булмый торган вакыйга. Без бабаларыбызның истәлеген һәм аларның тыныч тормыш хакына күрсәткән бөек батырлыгын һәрвакыт истә тотарга тиеш, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot