Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә XXIV «Мәңгелек дуслык» татар хор музыкасы фестивале узачак
17 гыйнварда 17:00 сәгатьтә Мәскәү шәһәре Татар мәдәни үзәгенең концертлар залында XXIV «Мәңгелек дуслык» татар хор музыкасы фестивале узачак. Концерт кичәсе Нәҗип Җиһановның 115 еллыгына һәм Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланачак. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе хәбәр итте.
Программада Нәҗип Җиһанов, Муса Җәлил һәм Татарстан композиторлары әсәрләре тәкъдим ителәчәк. Концерт кичәсен Марат Сәфәров алып барачак. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе – Әлфия Җаппарова.
Фото: Мәскәү татарлары автономиясе
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз