news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә «Хөсәен Фәезханов мирасы» сериясеннән яңа китаплар нәшер ителде

2023 елның декабрендә Мәскәүдә «Мәдинә» нәшрият йортында «XX Фәезханов укулары» Халыкара фәнни-белем бирү конференциясен үткәрү кысаларында «Россиядә ислам карашы: яңарыш һәм кабат төшенү» сериясеннән мөселман теологы, Көнчыгышны өйрәнү белгече Хөсәен Фәезхановның (1823-1866) фәнни һәм дини мирасына багышланган яңа китаплар сериясе дөнья күрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Басмалар Хөсәен Фәезхановның тууына 200 ел тулу, шулай ук Россиядә Укытучы һәм остаз елы уңаеннан әзерләнгән һәм нәшер ителгән. Бу шуның өчен әһәмиятле – 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы исә алдагы елны Татар шәхесләре елы дип игълан итте. Бу татар иҗтимагый оешмалары, галимнәр һәм төбәкчеләрнең мәшһүр татар эшлеклеләренең тормышын, эшчәнлеген, иҗатын, батырлыгын, халык һәм илнең рухи-мәдәни мирасына керткән өлешен өйрәнүдәге, аларның истәлеген һәм мирасын мәңгеләштерүдәге эшчәнлеген көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Китапларны басмага Мәскәү ислам институты ректоры, Санкт-Петербург дәүләт университеты профессоры, теология докторы Дамир Мөхетдинов җитәкчелегендәге галимнәр һәм белгечләр төркеме Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Мәскәү ислам институты һәм Санкт-петербург дәүләт университетының Ислам тикшеренүләр үзәге ярдәмендә әзерләгән. Басмаларны нәшер итү өчен җаваплы - «Мәдинә» нәшрият йорты генераль директоры, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Илдар Нуриманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100