Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә Хөсәен Фәезханов күргәзмәсендә галимгә багышланган җыр премьерасы тәкъдим ителә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Мәскәүдә Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының Көнчыгыш мәдәни үзәгендә 7-19 декабрь көннәрендә «Мәдинә» нәшрият йорты коллекциясенең сынлы сәнгать әсәрләре күргәзмәсе узачак. Ул теолог –көнчыгышны өйрәнүче галим Хөсәен Фәезхановның (1823-1866) тормыш юлы һәм күпкырлы талантына багышлана. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Галимнең шәхесе заманча Россия рәссамнары картиналарында ислам теологиясен һәм көнчыгышны өйрәнү фәнен берләштергән һәм көнчыгыш һәм көнбатыш дөньяларының фәнни мохитендә бер дәрәҗәдә кабул ителгән фигура буларак тәкъдим ителәчәк.
Төп экспонат — Олег Супереконың беренче тапкыр күргәзмәгә куелган «Хөсәен Фәезханов. Көнчыгыш һәм Көнбатыш арасында» картинасы. Рәссам галимнең академик һәм дини тирәлеген сурәтли: академик Борис Дорн, Шиһабетдин Мәрҗани, Александр Казембек, Габделгалләм Фәезханов, Владимир Вельяминов-Зернов, Мөхәммәт Айяд Тантави, Антон Мухлинский, Сәлимгәрәй Тәфкилев, Илья Березин, Чокан Вәлиханов.
Күргәзмә галимнең 200 еллыгына багышлана. Идея авторы — Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү ислам институты ректоры, доктор Дамир Мөхетдинов. Күргәзмәне ачу тантанасы 12 декабрьдә 17.00 сәгатьтә Көнчыгыш мәдәният үзәгендә узачак.
Тантана барышында Хөсәен Фәезханов шәхесенә багышланган татарча җыр премьерасы тәкъдим ителәчәк. Әсәр композитор, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Луиза Батыр-Болгари һәм шагыйрь Рәмис Аймәтнең иҗади тандемы белән иҗат ителгән. Җырны Илгиз Мөхетдинов башкарачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз