Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә хореограф Хәбибулла Ганиев вафат булган
Мәскәүдә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе һәм атказанган мәдәният хезмәткәре, хореограф Хәбибулла Ганиев вафат булган. Аңа 78 яшь иде. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хушлашу мәрасименең вакыты һәм урыны турында соңрак хәбәр ителәчәк, дип ачыклык керттеләр вәкиллектә.
Хәбибулла Габдулла улы Ганиев Татарстан АССРның Аксубай районында туа. Аның тормышында төп урынны «Раззадоры» халык биюләре ансамбле алып тора. 30 елдан артык ул илебезнең талантлы балаларын дус коллективка берләштергән, диелә хәбәрдә.
«Березка» бию ансамблендә солист буларак күпьеллык тәҗрибәсе булган Ганиев белемен һәм осталыгын балаларга оста тапшыра. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе һәм баш балетмейстеры буларак, хезмәттәшләре белән 75тән артык бию куя, шул исәптән татар биюләрен дә.
«Раззадоры» Россия буенча актив чыгыш ясый. Алар турында чит илләрдә дә беләләр: яшь биючеләр берничә тапкыр халыкара фестивальләрдә лауреат була. Коллектив берничә тапкыр Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге чараларында катнаша.
Хәбибулла Ганиевның күп кенә укучылары үз тормышларын профессиональ сәхнә белән бәйли. Кайберләре иң яхшы бию коллективларында эшли, икенчеләре яшь талантларга бию сәнгатен үзләштерергә ярдәм итә.
Хабибулла Ганиевның эшен аның балалары Марат белән Луиза дәвам итәргә тиеш, диделәр Тулы вәкаләтле вәкиллектә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз