news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә «Хәтердә» һәм «Соединяющий миры» фильмнары күрсәтеләчәк

«Татарстан киносы атналыгы» фестиваленең төп максаты – мәдәниятләр диалогына ярдәм итү һәм Татарстанны иң яхшы итеп күрсәтү. Бу хакта «Татар-информ»га режиссер Андрей Лсяков хәбәр итте.

Искәртик, кинофестиваль 15-19 августта Мәскәүдә Җәмигъ мәчетендә узачак. Программада «Хәтердә» һәм галим-мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган «Соединяющий миры» документаль фильмнарын күрсәтү каралган. Аннан соң катнашучылар һәм тамашачылар кинокартина режиссерларына сораулар бирә алачак.

«Максатыбыз – Россия халыклары гаиләсендә Татарстанны иң яхшы итеп тәкъдим итү, биредә чыганакларның кадерен белүләрен, фән һәм мәдәниятләр багланышына карата мөнәсәбәтләрен күрсәтү. Нәкъ менә мәдәниятләр диалогы өчен мондый чаралар Мәскәүдә үткәрелә дә инде, журналистлар да, башкала интеллигенциясе дә безгә игътибар итсен һәм безне аңласын өчен», – диде агентлык әңгәмәдәше.

«Без мәдәниятләр диалогы даими һәм нык булу яклы», - дип ассызыклады режиссер.

Лысяков шулай ук чарага «ТЭФИ» премиясе академиклары һәм берничә танылган башкаручылар киләчәк, дип өстәде.

Ул шулай ук аның фильмын Каюм Насыйриның музей-йорты ачылганнан соң ук күрсәтергә мөмкиннәр, дип белдерде.

«Мин Каюм Насыйриның йорт-музеенда фильмны коммерцияле булмаган күрсәтүне сорадым, һәм алар ремонттан соң ачылышны бу картинаны күрсәтүдән башларга телиләр, чөнки бу аларның темасы», – дип уртаклашты Лысяков.

news_right_1
news_right_2
news_bot