Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә хәләл индустрия күргәзмәсе узачак
27-27 сентябрьдә Event Hall Даниловский территориясендә UMMA FORUM Мәскәү хәләл индустрия күргәзмәсе узачак. Бу хакта Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте һәм Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе ярдәмендә оештырыла. Рәсми партнеры – Т-банк.
Форумның төп миссиясе – этик бизнесны популярлаштыру, хәләл индустрияне алга җибәрү һәм үстерү, инвестицияләр җәлеп итү һәм Россия икътисадында индустрия өлешен арттыру.
Форумның үз фәлсәфәсе бар, һәр катнашучы һәм спикер продукт һәм хезмәтләрнең сыйфаты, җитештерүнең ачыклыгы ягыннан катгый сайлау уза. Экспонентлар арасында мөселманнарны гына түгел, ә товарлары хәләл принципларына туры килгән җитештерүчеләрне дә күреп булачак.
Күргәзмә Россиянең төрле төбәкләреннән 100дән артык катнашучыны бер түбә астына җыячак, эшлекле программада 30дан артык спикер катнаша. Алар арасында хәләл бизнес, ислам инвестицияләре һәм финанслары, стандартлаштыру һәм «хәләл» сертификациясе, медицина һәм белем бирү өлкәсендә абруйлы экспертлар бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз