news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Wildberries офисы янында атыштан соң бер кеше һәлак булган, ике кеше яраланган

Якынча мәгълүматлар буенча, Мәскәүдә Wildberries офисы янында булган атыштан соң бер кеше һәлак булган, ике кеше яраланган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Хокук саклау органнары мәгълүматы буенча, 20-30 ир-аттан торган төркем бизнес-үзәккә керү урынында пыяла ватарга керешкән. Җавап итеп атыш башланган.

Wildberries нигез салучысы Татьяна Бакальчук телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, Владислав Бакальчук, Сергей Ануфриев һәм Владимир Бакин җитәкчелегендәге кешеләр төркеме Wildberries офисларын басып алмакчы булган.

Татьяна Бакальчукның элеккеге ире Владислав Бакальчук исә, үз чиратында, әлеге мәгълүматларны кире какты. Ул «бизнес мәсьәләләре буенча фикер алышу» өчен вакыйга урынында булганлыгын белдерде. «Хәзерге вакытта мин полициягә күрсәтмәләр бирдем һәм тикшерүгә тулы ярдәм күрсәтергә әзер», – дип яза Владислав Бакальчук телеграм-каналында.

Тикшерү комитеты атышның шартларын ачыкларга кереште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100