news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Wildberries офисларын басып алырга маташкан вакытта өч кеше яраланган

Бер төркем кеше Мәскәүдә Wildberries офисларын басып алырга маташкан. Өч кеше яраланган, дип хәбәр итте Wildberries интернет-кибете генераль директоры һәм аңа нигез салучы Татьяна Бакальчук Telegram-каналында.

«Бүген Владислав Бакальчук, Сергей Ануфриев һәм Владимир Бакин җитәкчелегендәге бер төркем кеше Мәскәүдә Wildberries офисларын басып алырга омтылыш ясады. Өч кеше яраланды, аларның хәлен ачыклыйбыз», - диелә хәбәрдә.

Бакальчук билгеләп үткәнчә, коралланган төркем, имештер, «сөйләшергә» килгән, әмма бу турыда беркем дә алдан килешмәгән.

Татьяна Бакальчук вазгыятьне контрольгә алу үтенече белән хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итте. «Безнең серләребез юк. Шуңа күрә моны оештырган кешеләрнең гамәлләре мотивы турында тикшеренү нәтиҗәләрен ачык итүегезне сорыйм», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100