Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә «Үзгәреш җиле» фестивален күрсәтәләр
13 сентябрьдә Мәскәүнең «Зарядье» концертлар залында «Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале концертын күрсәтәчәкләр. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.
Концертта Алинә Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, Артур һәм Эльза Исламовлар, Ксения Коробкова, Илнар Миранов, Гөлнора Гатина, Әмир Әхмәдишин, Мәксуд Юлдашев, Илгиз Шәйхразиев, Юлия Гарифуллина, Руслан Сәйфетдинов, Әлфия Нигъмәтуллина, рэпер Ильяс Гафаров һәм «Jukebox trio» төркеме катнаша. Артистлар симфоник-джаз оркестры (дирижер – Станислав Курбацкий) аккомпанементында татар җырларын заманча аранжировкада тәкъдим итәчәк.
Шулай ук концертта танылган баянчы Айдар Гайнуллин (Германия) да катнаша.
Куелышның музыкаль җитәкчесе – музыкант, торбачы, бэнд-лидер, педагог Вадим Эйленкриг (Мәскәү). Шоуның конструктив-ут бизәлешен Мәскәүнең «Q-Stage Production» компаниясе башкарган. Катнашучыларның костюмнары «Vip Group Kazan» люкс ритейлеры тарафыннан бирелә.
Концертта Сергей Мандрик җитәкчелегендәге «Street Jazz» (Мәскәү) балеты да катнаша.
- «Үзгәреш җиленең» беренче фестивале 2016 елның ноябрендә узды. Аның йомгаклары буенча Татарстан Президенты аны ел саен уздыру турында карар кабул итте.
- Проектның төп максаты – татар эстрадасы дәрәҗәсен арттыру, музыкага, текстларга, башкаручыларны профессиональлегенә, стилистикасына, башкару манерасына югары сыйфатлы таләпләр кертү, Россиядә һәм чит илләрдә татар музыка сәнгатен пропагандалау.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз