news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә «Уникаль Россия» күргәзмәсендә Татарстан сәнгате тәкъдим ителәчәк

24 гыйнвардан 5 февральгә кадәр Мәскәүдә «Уникаль Россия» III сәнгать-сәнәгать күргәзмәсе узачак. Күргәзмәдә Россия мәдәнияте һәм сәнгате: зәркән һәм декоратив-гамәли сәнгать, халык сәнгать һөнәрләре, скульптура, рәсем сәнгате, дизайнер киеме һәм аксессуарлар күрсәтелә.

Татарстан Республикасы рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләрен алып килә. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу зур күләмле патриотик чара, ул илебезнең бөек казанышлары турында аз билгеле фактларны, уникаль мәдәни үзенчәлекләрне күрсәтү максатыннан оештырылган, диелә хәбәрдә.

Россиянең 85 төбәге үз ягының мәдәниятен һәм традицияләрен күрсәтә, шулай ук 10 чит илдән катнашучылар була, дип хәбәр ителә күргәзмә сайтында. Күргәзмәгә килүчеләр 20 меңнән артык заманча сәнгать әсәрләрен күрә алачак.

Кунакларны шулай ук эшлекле конференцияләр, интерактив инсталляцияләр, мастер-класслар, мәдәни программа көтә.

Күргәзмә-форум Россия Финанслар министрлыгы, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, Россия Тышкы эшләр министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100