news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә түләүсез үтә торган татар теле дәресләренә 48 кеше килгән

Мәскәүдә түләүсез үтә торган татар теле дәресләренә 48 кеше килгән
Фото: Ринат Фәсхетдинов архивы

Мәскәүдә түләүсез татар теле дәресләре башланды. Мәрҗани исемендәге мәгариф үзәгендә беренче дәрескә 48 кеше җыелган иде.

Тыңлаучыларның күбесе тәэсирләре белән уртаклашты һәм беренче дәрестә курсны оештыручы – Казан федераль университетының Каюм Насыйри институты методисты Альбина Вәлиева алар белән бары тик татарча гына сөйләшкәнен, бу дәресләр башында ук күп кенә яңа сүзләр һәм конструкцияләрне өйрәнергә мөмкинлек бирүен билгеләп үтте.

Үзәк җитәкчесе - Мәскәүнең Төньяк-Көнчыгыш административ округының «Ихсан» ислам дини оешмасы идарәсе җитәкчесе Ринат хәзрәт Фәсхетдинов быел беренче дәрестә укучыларның рекордлы санына игътибар итте.

Фәсхетдинов фикеренчә, татар теле «Мәскәүнең күпкырлы тел мозаикасының аерылгысыз өлеше»нә әверелә, ә татар телен өйрәнүгә кызыксыну яңа белемгә ихтыяҗдан тыш, татар халкының мәдәни мираска катнашы барлыгын аңлауга һәм тоюга омтылышны да чагылдыра.

Гыйнварда Мәскәүдә түләүсез татар теле дәресләре берьюлы өч мәйданчыкта башланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100