Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә Уфаның «Нур» театры гастрольләре «Фатыйма» драмасы белән башланды
Кичә Уфа «Нур» татар дәүләт театры Мәскәү шәһәрендә гастрольләрен ачты. «Москонцерт Холл» концертлар залы сәхнәсендә Зифа Кадыйрова повесте буенча Гөлнур Усманова инсценировкасында «Фатыйма» драмасы булды.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, Башкортстанның театр тормышында вакыйгага әйләнгән, Россиянең төрле театр премияләрен һәм тамашачылар тарафыннан танылу яулаган спектакльнең режиссеры – Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин.
Спектакль башланыр алдыннан режиссер һәм «Нур» театрының әдәби-драматургия бүлеге җитәкчесе, атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлнур Заһидуллина тамашачылар алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Алар оештыручыларга җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм тамашачыларны спектакльне карарга чакырды.
«Актерларның Мәскәү тамашачысы алдындагы чыгышы зур уңыш һәм көчле алкышлар белән тәмамланды. Мәскәүлеләр спектакльне тетрәнеп карады һәм озак вакыт труппаны сәхнәдән җибәрмәде», диелә бу хәбәрдә.
Бүген режиссер Азат Җиһаншин куелышында Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча «Көлмәгез, мин үләм» комедиясе күрсәтеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз