news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә түләүсез татар теле курслары ачылды

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге ислам мәдәнияте һәм мәгариф үзәге Мәскәүдә татар телен өйрәнү буенча түләүсез курслар ачты. Дәресләр һәр якшәмбе көнне зурлар һәм сигез яшьтән олырак балалар өчен ике төркемдә уза. Бу хакта «Татар-информ»га курсларны оештыручыларның берсе – Мәскәүнең Төньяк-Көнбатыш административ округының «Ихсан» ислам оешмасы идарәсе башлыгы Ринат хәзрәт Фәсхетдинов хәбәр итте.

Курс өч айга исәпләнгән. Ул 13 тематик дәрестән тора, һәр дәрес бер сәгать дәвам итә. Балалар өчен дәресләр «Гаилә», «Һөнәр», «Кием», «Туган шәһәр» һәм башка темаларга бүленгән. Алар шулай ук татар алфавитын, грамматика нигезләрен, шулай ук сораулар бирергә һәм санарга өйрәнә алачак.

«Бу курслар татар телен бераз белгән һәм телне белмәгән олылар өчен дә шактый нәтиҗәле булыр дип саныйм», – диде Ринат хәзрәт Фәсхетдинов.

Агентлык әңгәмәдәше белдергәнчә, беренче ике дәрестән соң укучылар үз хис-кичерешләре белән уртаклаша. Моннан тыш, алар үз өйләрендә һәм якташлары белән аралашканда татар телен ешрак куллана башлаган.

«Дәресләр ярдәмендә укучылар үзләре элек кулланмаган һәм оныткан сүзләрне һәм сүзтезмәләрне исләренә төшерде», – дип өстәде дин әһеле.

Дәресләр һәр якшәмбе көнне, балалар өчен 15:00 – 16:00, зурлар өчен 16:00 – 17:00 сәгатьләрдә уза. Адресы: Складочная урамы, 1 йорт, 15нче корылма, 3 подъезд, 2 кат, 228 офис. «СавеловГрад» бизнес үзәге, «Савеловская» метро станциясе. Белешмәләр өчен телефон: 8-916-843-46-88.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100